ТР Турстлык буенча дәүләт комитеты коллегиясендә туризм тармагы хезмәткәрләре бүләкләнде

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Туризм өлкәсе вәкилләрен бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты коллегиясе кысаларында узды.

Федераль һәм республика дәрәҗәсендәге бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева тапшырды.

«Россия 2020. Бүләккә евро» презентация чарасын уңышлы үткәргәне өчен, Федераль туризм агентлыгы боерыгы нигезендә, «Континенталь хоккей лигасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең беркетмә чаралары идарәсе җитәкчесе   Динара Фидаил кызы Хисмәтуллинага Федераль туризм агентлыгы Рәхмәт белдерелде.  

Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә намуслы хезмәте һәм яңа коронавирус инфекциясенә (COVID 19) көрәшкә керткән өлеше өчен  Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә лаек булучылар:

 Сергей Евгеньевич Иванов – Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе 

Екатерина Андреевна Барабанова – 2014 елдан алып 2021 елга кадәр Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын били  

Рәйсә Шамил кызы Гарифуллина – Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык эшчәнлеген дәүләти җайга салу бүлеге җитәкчесе  

Теймур Элдар улы Курмаев – Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт программаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе 

Юлия Николаевна Рязанова – Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлеге җитәкчесе 

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаменты Үзәкләштерелгән хисапчылык идарәсенең хезмәт хакыү буенча исәп-хисап бүлеге җитәкчесе Гөлнара Дамир кызы Харисова Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә лаек булды. 

 Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә, күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының туризм өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Персона-Грата» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Рамил Зөфәр улы Мифтаховка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының туризм өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Үткәннәргә сәяхәт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең башкарма директоры Алексей Евгеньевич Кокуринга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. 

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомство бүләкләрен тапшырды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының туризм өлкәсен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Михаил Григорьевич Лапкин – экскурсия уздыручы-методист

Гөлнара Марат кызы Сафина – «Тал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте («Релита-Казан» кунакханә комплексы) белән идарә итүче

Сергей Эмилидович Пасечник – шәхси эшкуар, «Companion SP» һәм «Club Med Kazan» сәяхәтләр кибете белән идарә итүче директор

Артем Николаевич Силкин – «Зөя утрау-каласы» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры

Татарстан Республикасының туризм өлкәсен үстерүгә юнәлдерелгән актив нәтиҗәле эшләре өчен, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:

 «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Табигать территорияләре һәм экотуризмны үстерү дирекциясе» департаменты коллективы

Гүзәл Әсгать кызы Сәлмәнова – Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы

Наталья Александровна Осипова – «Кунакханә компаниясе – Үзәк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең («Кортъярд бай Марриотт Казань Кремлин» кунакханәсе) генераль директоры

Барлык бүләкләнүчеләрне дә тәбрик итәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International