Зөя утрау-шәһәрчеге рекордлы сандагы туристларны кабул итүгә әзерләнә

2024 елның 26 апреле, җомга

2024 елда М-12 трассасы ачылу нәтиҗәсендә республика өстәмә кунаклар агымын көтә, шул исәптән Зөя утрау-шәһәрчегенә дә.

Зөядә Успение һәм Иоанн-Предтеча монастырьлары территориясендә ике яңа туклану ноктасы, шулай ук яңа сувенир кибетләре ачу планлаштырыла. Туристларга уңайлы булсын өчен өстәмә бәдрәфләр эшләячәк. Шулай ук югары туристлык сезоны алдыннан объектларда ремонт эшләре башкарылган.

Кичә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев утрауның туристлык инфраструктурасын карадылар.

Карап чыгу нәтиҗәләре буенча эшмәкәрләр белән сыйфатлы хезмәт күрсәтү мәсьәләсе буенча очрашу булды. Утрау территориясен һәм барлык туристлык объектларын бердәм стильдә төзекләндерү кирәклеге аерым билгеләп үтелде.

Бүген Зөя утрау шәһәрчеге Татарстанның төп туристлык үзәкләренең берсе булып тора, анда ел саен 1,7 миллионнан артык кеше килә. Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International