Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Җиңү диктанты» тарихи-агарту акциясендә кунакта булды. Чарада катнашучылар - 8б сыйныф укучылары, Казан шәһәренең 31нче мәктәбе администрациясе һәм педагоглары.
Акция кысаларында Сергей Иванов Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең мәктәп әдәби музееның «Батырлык гасырларда калачак» экспозициясе белән танышты, ә аннары диктантта катнашучыларга уңышлар теләп, шулай ук бу символик вакыйгада катнашулары өчен рәхмәт белдереп, сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
«Җиңү диктанты» - тарихыбызны искә төшерү, ветераннарга хөрмәт күрсәтү һәм һәлак булганнарны хөрмәтләү мөмкинлеге.
Җиңүчеләрне 9 майда Кызыл мәйданда узачак Җиңү парадына чакырачаклар.