Татарстан Республикасы Милли музее 1910 елгы Казан буенча VR сәяхәткә чакыра

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Милли музейда «Күчеш» дип исемләнгән проект башланды, ул 1910 елгы Казан буенча виртуаль экскурсияләр оештырудан гыйбарәт.

Гасырдан артык тарихы булган шәһәрне тарихчылар, археологлар, архитектор-реставраторлар, дизайнерлар, VR-программалаштыру һәм визуализация буенча белгечләр торгыза. Шәһәр архитектурасын дөреслеккә туры китереп күрсәтү өчен белгечләр 3000 артык архив фотосурәтен өйрәнә.

Үткәннәргә сәяхәтне Oculus Quest 2 виртуаль чынбарлык шлемы ярдәмендә кылырга була, ул тулы күренешне җиткерүне тәэмин итә. Шулай ук детальләрне – биналарның архитектурасын, кибет витриналары карау, афишаларны уку мөмкинлеген бирә. Экскурсияне Россиянең атказанган артисты Владимир Еремин - Аль Пачиноның рус телендәге рәсми тавышы белән яңгырата.

Оештыручылар хәзерге Казанның панорамалы сурәтен эшли. Ул «Вакыт машинасы» эффектын өстәргә мөмкинлек бирә. Яки экскурсиянең теләсә кайсы вакытында, контроллердагы төймәгә басып, инкыйлабка кадәрге Казанны хәзергесе белән чагыштырып карау мөмкинлеге бар.

Экскурсия Казанның иң борынгы өч мәйданчыгында: Иванов (хәзер - 1 май мәйданы), Балык рәтләре (хәзерге - Тукай мәйданы) һәм Казан Изге Ана иконасы соборы янындагы мәйданда уза. Бу мәйданнар туристлык маршрутларына керә, алар тарихи кыйммәткә ия һәм визуаль яктан сизелерлек үзгәргән. Әйтик, виртуаль экскурсия, һәйкәл һәм часовня янына якын килү мөмкинлек бирә, ә алар бары аклы-каралы фотосурәтләр рәвешендә генә сакланып калган.

6+

Адрес: Кремль урамы, 2 йорт, ТР Милли музее, 1 кат

Билетларны Милли музей кассасыннан яки perehod.net сайтыннан алырга була.

 http://perekhod.net/

Инстаграм @perehod360

Элемтәләр өчен телефон: +7 (843) 203-55-05

 

VR (virtual reality) - виртуаль чынбарлык

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International