Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында табигый һәм экологик туризм өлкәсен – глэмпинг җәелдерүче эшкуарлар белән очрашты

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында табигый һәм экологик туризм өлкәсен үстерүче эшкуарларның сорауларына һәм тәкъдимнәренә җавап бирде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты

Зеленодольск муниципаль районында «Best Glamp» глэмпинг территориясендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу узды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Best glamp» глэмпинг территориясен дә – керү төркемен (ресепшен), «агачтагы йорт»ны, «өчпочмаклы» йортларны, шулай ук ике катлы һәм бер катлы йортларны карады.

Эшкуарлар белән аралашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов экотуризм кебек юнәлешнең үсешен хуплады һәм уңай бәяләде. Аның сүзләренә караганда, бүген бу юнәлеш бик кирәк, бигрәк тә Татарстанда, чыннан да, глэмпинг кебек ял төрен оештыру өчен матур урыннар күп.

Ул, аерым алганда, төбәк территориясендә дә, тулаем ил буенча да глэмпингның уңышлы практикалары каталогын булдырырга тәкъдим итте.

Инженерлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, комплекслы якын килү кирәк. Ул Татарстанда булган бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын төзү тәҗрибәсен, шулай ук бакчачылык өлкәсендә инфраструктураны үстерүне нигез итеп алырга тәкъдим итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International