ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев җитәкчелегендәге эшче төркем утырышы узды

2024 елның 19 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Артем Прокофьев җитәкчелегендә РФ Дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы һәм «Корпорация Туризм.РФ» АҖ белән берлектә «Казан марина» туристлык территориясен  булдыру чаралары турында сөйләде.

2024 елда Татарстан Республикасы илкүләм проектта катнашуын дәвам итә – «Туристлык инфраструктурасын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Мәсәлән, 2023 елда Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан сайлап алынган модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча проектларны тәмамлау планлаштырыла.

Шулай ук быел ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан туристлык инфраструктурасын үстерүгә, Татарстан Республикасында вакыйгалы чаралар үткәрүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр проектларына ярдәм итү конкурсы әзерләнә. Тулырак мәгълүматны ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграм-каналдагы вебинарында белергә мөмкин: https://t.me/tourismRT/2494

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International