«Чыганакларга сәяхәт» ХIV Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2023 елның 8 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының  Туристлык буенча дәүләт комитеты оештырган «Чыганакларга сәяхәт» ХIV Республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

«Чыганакларга сәяхәт» - Татарстанда мәдәни мирасны популярлаштыруга һәм кече туристлык үзәкләрен үстерүгә бәйле үз инновацион туристлык проектларын гамәлгә ашырып, Татарстан Республикасында эчке һәм тышкы туристлыкны үстерергә әзер булган балалар һәм яшьләр аудиториясенә йөз тоткан беренче конкурс.

2023 елда конкурска Татарстан Республикасының 20 районыннан 150 дән артык гариза кергән. Конкурста Татарстан Республикасының туристлык өлкәсендә 7 яшьтән 25 яшькә кадәрге уку йортларында мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.

Конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән эшләрне җиде номинация буенча бәяләде һәм Казан, Чаллы, Биектау, Мамадыш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Алексеевск һәм Татарстан Республикасы югары уку йортларыннан 28 конкурста җиңүчеләрне билгеләде.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде: «Татарстан Республикасында минем кая барасым килер иде» темасына иң яхшы рәсем», «Иң яхшы мәдәни-танып белү маршруты», «Туристлык төрләре буенча иң яхшы экскурсия маршруты: иң яхшы авыл туристлыгы маршруты, актив туристлык һәм ял маршруты, гастрономия туристлыгының иң яхшы маршруты», «Татарстан Республикасы буенча иң яхшы виртуаль экскурсия», «Туристлык өлкәсендә иң яхшы проект», «Иң яхшы видео-экскурсия», «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында иң яхшы туристлык проекты: этнотуристлык маршруты  һәм видеопрезентация ».

Иң яхшы катнашучылар һәм аларның җитәкчеләре дипломнар һәм истәлекле  бүләкләр белән бүләкләнделәр. Конкурста катнашучылар рейтингын түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_3979728.pdf.

Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов конкурста катнашучыларның югары профессионализмын һәм конкурс эшләренең сыйфатын билгеләп үтте, остазларга конкурсантлар проектлары белән эшләүгә җаваплы караулары өчен, Дәүләт комитеты командасына - конкурсны оештырган һәм Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

 «Конкурс инде 14 ел уздырыла һәм шул вакыт эчендә аның аша егетләр һәм кызлар тәкъдим иткән бик күп конкурс эшләре узды, алар инде хәзер үк аңлы яшьтә туристлык өлкәсенә эшкә килделәр һәм моның белән профессиональ шөгыльләнәләр, һәм бу бик шәп, чөнки бу үзеңне тормышка ашыру өчен тояр, аңлар һәм алга таба юлны билгеләр өчен бик яхшы старт», – дип билгеләде Сергей Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International