ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

11 октябрьдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Төркмәнстанда Татарстан Республикасы көненә багышланган татар-төркмән форумы кысасында күргәзмә экспозициясендә катнашты. Күргәзмәдә катнашу ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында рәсми визит кысасында уза. Шулай ук күргәзмәдә катнашалар: “Татнефть" ҖАҖ, "Камаз" ҖАҖ, "ТР инвестицияләр үсеше агентлыгы", "Иннополис" һәм башкалар. Аннан алда Төркмәнстан Милли-мәдәни үзәгенең мукамнар (музыка) Сараеның зур залында Татарстан Республикасының һәм Төркмәнстанның сәнгать осталары концерты булды.

Казан ил эчендә туризм өчен иң яхшы шәһәр дип аталган. Татарстан башкаласы кафе һәм рестораннар дәрәҗәсен һәм бәясен уңай бәяләү саны буенча алда бара. Рейтингны масса-күләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан язмалар һәм эзләнгән запрослар һәм җаваплар статистикасы нигезендә «Смимонитор» компаниясе төзегән.

Шулай ук компания экспертлары эчке туризмның иң популяр вакыйгаларын да атаган: Татарстанда «Бөек Болгар» фестивале, Севастопольдә «Җилкән атнасы» һәм «Тремоло» (элеккеге исеме «Идел өстендәге классика»).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International