Татарстан Ашхабадта татар-төркмән форумы кысасында күргәзмә экспозициясендә күрсәтелде

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

11 октябрьдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Төркмәнстанда Татарстан Республикасы көненә багышланган татар-төркмән форумы кысасында күргәзмә экспозициясендә катнашты. Күргәзмәдә катнашу ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында рәсми визит кысасында уза. Шулай ук күргәзмәдә катнашалар: “Татнефть" ҖАҖ, "Камаз" ҖАҖ, "ТР инвестицияләр үсеше агентлыгы", "Иннополис" һәм башкалар. Аннан алда Төркмәнстан Милли-мәдәни үзәгенең мукамнар (музыка) Сараеның зур залында Татарстан Республикасының һәм Төркмәнстанның сәнгать осталары концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International