Казан ил эчендә туризм өчен иң яхшы шәһәр дип аталган. Татарстан башкаласы кафе һәм рестораннар дәрәҗәсен һәм бәясен уңай бәяләү саны буенча алда бара. Рейтингны масса-күләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан язмалар һәм эзләнгән запрослар һәм җаваплар статистикасы нигезендә «Смимонитор» компаниясе төзегән.
Шулай ук компания экспертлары эчке туризмның иң популяр вакыйгаларын да атаган: Татарстанда «Бөек Болгар» фестивале, Севастопольдә «Җилкән атнасы» һәм «Тремоло» (элеккеге исеме «Идел өстендәге классика»).