"Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында" 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (үзгәрешләре һәм өстәмәләре белән)
4 бүлек. Дәүләт хезмәтендә дәүләт гарантияләре
30 статья. Дәүләт хезмәткәрләренең төп дәүләт гарантияләре
1. Дәүләт хезмәткәрләренең хокукый һәм социаль якланышын тәэмин итү, хезмәт вазыйфаларын нәтиҗәле башкаруга омтылышларын арттыру, дәүләт хезмәте кадрлары составының профессиональ тотрыклылыгын ныгыту өчен һәм федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне компенсацияләү тәртибендә дәүләт хезмәткәрләренә түбәндәгеләр гарантияләнә:
1) хезмәт өчен түләүнең тигез шартлары, шулай ук, әгәр Федераль законда, әлеге Законда бүтәне билгеләнмәгән булса, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең тиешле вазыйфаларын биләгәндә профессиональ хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләренең эффектлылыгын бәяләүдә чагыштырырлык күрсәткечләр;
91) дәүләт хезмәткәрен Татарстан Республикасы чикләрендә башка җирдә урнашкан дәүләт органына дәүләт хезмәте вазыйфасына ротация тәртибендә билгеләгәндә – дәүләт хезмәткәре һәм аның гаиләсе әгъзалары Татарстан Республикасы чикләрендә башка җиргә хезмәт урынына күчеп китүгә бәйле чыгымнарны дәүләт хезмәткәре ротация тәртибендә җибәрелә торган дәүләт органы акчалары исәбеннән; вакытлы хезмәт контрактын өзгәннән соң яисә дәүләт хезмәтендә биләгән вазыйфасыннан азат ителгәннән соң һәм дәүләт хезмәтеннән киткәннән соң, дәүләт хезмәткәре һәм аның гаилә әгъзалары Татарстан Республикасы чикләрендә башка җиргә күчеп китүгә бәйле чыгымнарны дәүләт хезмәткәре дәүләт хезмәтендә соңгы вазыйфаны биләгән дәүләт органы акчалары исәбеннән түләү. Әлеге пунктта каралган чыгымнарны түләү дәүләт хезмәткәрен башка дәүләт органына күчергәндә дәүләт хезмәткәре һәм аның гаилә әгъзалары Татарстан Республикасы чикләрендә башка җиргә күчеп китүгә бәйле чыгымнарны түләү өчен билгеләнгән тәртиптә һәм шартларда башкарыла; (91 өлеш 2013 елның 15 ноябрендәге 93-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
92) Татарстан Республикасы чикләрендә башка җирдә урнашкан дәүләт органына дәүләт хезмәте вазыйфасына ротация тәртибендә билгеләнгән дәүләт хезмәткәрен хезмәт торак урыны белән тәэмин итү, ә яңа хезмәт урынында хезмәт торак урыны булмаган очракта – дәүләт хезмәткәренә торак урынын наемга (поднаемга) алу чыгымнарын түләү. Дәүләт хезмәткәре социаль наем шартнамәсе буенча торак урынын элек дәүләт хезмәтендә булган урыны буенча биләп торса, дәүләт хезмәткәре белән төзелгән торак урынына социаль наем шартнамәсе дәүләт хезмәте вазыйфасын ротация тәртибендә биләү турында вакытлы хезмәт контракты гамәлдә булган вакыт дәвамында наемга бирүче таләбе буенча өзелә алмый. Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләрен хезмәт торак урыннары белән тәэмин итү тәртибе һәм шартлары, шулай ук торак урынын наемга (поднаемга) алу чыгымнарын түләү тәртибе һәм күләмнәре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә; (92 өлеш 2013 елның 15 ноябрендәге 93-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
31 статья. Дәүләт хезмәткәрләренә өстәмә дәүләт гарантияләре
1. Дәүләт хезмәткәрләренә, әлеге Законның 30 статьясында билгеләнгән дәүләт гарантияләренә өстәп, түбәндәге хокуклар бирелә:
6) Россия Федерациясе дәүләт хезмәткәрләрен медицина иминләштерүе турында федераль закон үз көченә кергәнче, дәүләт хезмәткәренең үзенә һәм гаиләсе әгъзаларына, шул исәптән дәүләт хезмәткәре пенсиягә чыккач та, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән тәртиптә медицина хезмәте күрсәтү;
7) федераль законнарда яисә Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында, әлеге Законда, Татарстан Республикасының башка законнарында һәм бүтән норматив хокукый актларында каралган билгеле бер шартларда бүтән дәүләт гарантияләре.
2. Дәүләт хезмәткәре вафат булган очракта, аның гаиләсенә элек ул биләгән вазыйфадагы еллык акчалата түләү күләмендә бер мәртәбәлек пособие түләнә. Әлеге пособиене түләү тәртибе һәм шартлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.