Казанга Санкт-Петербургтан беренче туристлык чартеры кайтты

2022 елның 29 апреле, җомга

Бүген Казанга Санкт-Петербургтан чартер рейсларының туристлык программасы буенча беренче самолеты кайтты. Республикага барлыгы 220 турист килә, ә самолет үзе Татарстан туристлары белән кире юнәлештә очачак. 

«Татарстан өчен бу тарихи вакыйга. Без Санкт-Петербургтан беренче туристлык чартерен каршы алабыз. Без һәрвакыт бу турыда хыяллана идек. Мондый рейслар төбәкнең туристлык буенча җитлегү күрсәткече булып тора. Безгә хәзер ялгыз туристлар гына килми, Татарстанга чартер рейслары җибәрергә мөмкин булуын аңлый башладылар. Безнең өчен Санкт-Петербург мөһим дус һәм партнер булып тора», - диде ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Ул ассызыклаганча, Россиядә туристлык чартер рейслары программасы Федераль туризм агентлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла, бу тур бәясен 1,5-2 тапкырга киметергә мөмкинлек бирә һәм мондый сәяхәтләрне тагын да үтемлерәк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International