«Киләчәк юнәлешләре» форумы Татарстан Республикасында бөтен Россиядән меңгә якын белгечне җыячак

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Татарстанда 5 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр «Киләчәк юнәлешләре» туристлык форумы узачак. Беренчел мәгълүматлар буенча, анда бөтен Россиядән 1 меңгә якын туристлык тармагы белгече һәм бизнесменнар катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сөйләде.

«Бүгенге көндә форумда катнашу өчен илнең 30 төбәгеннән 500гә якын катнашучы теркәлде. Аларның яртысы шәхсән Казанга килә, калганнары онлайн режимда кушылачак. Теркәлү дәвам итә. Форум башланганчы катнашучылар саны 1 мең кешегә җитәчәк, дип өметләнәбез», — дип билгеләде туристлык ведомствосы вәкиле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International