5 гыйнварда Кукмарада «Кукмара киез итекләре – 2021 " фестиваль - ярминкәсе узачак»

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

2021 елның 5 гыйнварында Татарстан Республикасының Кукмара шәһәрендә «Кукмара киез итекләр» («ITEKFEST») Республика халык иҗаты фестивале уза. «Кукмара итекләре» традицион фестиваль – ярминкәсе киез итек җитештерүне популярлаштыру максатыннан оештырылган, аның кысаларында теләгән һәркем үз куллары белән киездән эшләнмәләр ясый, төрле кышкы уеннар – конкурсларда катнаша ала. Фестивальгә Татарстан Республикасы районнарыннан җыелма командалар чакырыла. Быел күрше төбәкләр дә катнашырга теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International