Казан елга порты Яр буе Морквашы, Пустые Моркваши, Дачная һәм Рудникка кереп, көн саен Свияжскига (Зөя) кадәр рейслар ясый башлады. Казаннан 09:00 сәгатьтә кузгалып китә. Свияжскидан (Зөя) теплоходлар 15:15 сәгатьтә китә, Казанга 17:20 сәгатьтә килеп җитә. Свияжскига (Зөя) кадәр өлкәннәр өчен юл бәясе 127 сум тәшкил итә. 5 яшькә кадәрге балаларга йөрү бушлай. 5-10 яшьлекләр өчен 50 процентлы ташлама – 63,5 сум. Социаль дистанцияне үтәү өчен, сак хезмәте елга вокзалы бинасына баштан ук тән температурасын үлчәп, 10ар кеше кертә. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, һәр пассажирда битлекләр һәм перчаткалар булырга тиеш.