Татарстан турында гомуми мәгълүмат

Башкаласы: Казан шәһәре

Раис: Рөстәм Нургали улы Миңнеханов

Мәйданы: 68,0 мең. кв. км

Мәскәүгә кадәрле ераклык: 797 км

Халык саны: 4, 001 млн кеше.

Дәүләт телләре: рус, татар

Административ бүленеше: 43 муниципаль район, республика карамагындагы 14 шәһәр һәм район карамагындагы 8 шәһәр.

Урнашуы

Татарстан Россия Федерациясе үзәгендәге Көнчыгыш Европа тигезлегендә, иң зур ике елга – Идел һәм Кама (Чулман) кушылган җирдә урнашкан.  Башкортостан, Чувашия, Марий Эл һәм Удмуртия республикалары, һәм шулай ук Самара, Ульян, Киров һәм Оренбург өлкәләре белән чиктәш булып тора. Территориясенең озынлыгы – төньяктан көньякка таба - 290 км. һәм көнбатыштан көнчыгышка кадәр - 460 км. Татарстанның чит ил дәүләтләре белән чикләре юк.

Климаты

Климаты – уртача-континенталь. Гыйнварда (иң салкын ай) уртача температура -14 °С, июльдә (иң җылы ай) +19 °С. Уртача явым-төшем күләме 460 мм алып 520 мм кадәр.

Рельефы һәм файдалы казылмалары

Республиканың территориясе урман һәм урман-дала зонасында Идел елгасының уң як ярында һәм республиканың көньяк-көнчыгышындагы зур булмаган калкулыклы дулкынлы тигезлектән гыйбарәт. Территориянең 90%-ы диңгез өслегеннән 200 м артмаган югарылыкта ята.

Татарстанның төп җир асты байлыгы булып нефть тора. Республикада 800 млн тонна казылма нефть бар. Нефть белән берлектә иярчен газы табыла. Республика шулай ук известьташның сәнәгать запасларына, доломитка, төзелеш комына, кирпеч җитештерү өчен балчыкка, төзелеш ташына, гипска, комлы-гравийлы кушылмага, торфка ия.

Үсемчелек капламы һәм туфраклары

Республика территориясенең 16% артык өлеше урманнар белән капланган, алар нигездә яфраклы токым агачларыннан (имән, юкә, каен, усак) тора, ылыслы токымнар нарат һәм чыршыдан гыйбарәт. Җирле фаунада умырткалы хайваннарның 430 төре һәм төрле умырткасызларның йөзләрчә төрләре санала. Туфраклары зур күптөрлелек белән аерылып тора – төньякта һәм көнбатышта соры урман һәм көлсу туфрактан башлап республиканың көньягында төрле кара җир төрләренә кадәр (мәйданның 32%-ы).

Сулары

Иң эре елгалары – Идел һәм Кама (Чулман), шулай ук Чулманның ике кушылдыгы – Нократ һәм Агыйдел, тагын 500гә якын кечкенә елгалар һәм күпсанлы чишмәләр ага. Су ресурсларының зур запаслары ике зур – Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында тупланган. Шулай ук 8 меңнән артык зур булмаган күл һәм буа санала.

Халкы һәм дине

Татарстан Россиядәге иң күп милләтле территорияләрнең берсе булып тора. Республикада 115тән артык милләт вәкиле яши, шул исәптән 8 милләт бар, алардагы халык саны 10 мең кешедән артып китә: татарлар, урыслар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар, украиннар һәм башкортлар.

Республикада тарихи үткәне һәм мәдәни гореф-гадәтләре төрле булган халыклар яши. Ким дигәндә өч үзара мәдәни йогынты типларының (төрек, славян-урыс һәм фин-угор) кушылмасы әлеге урыннарның кабатланмас булуын, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрнең үзенчәлеген билгели.

Республика өчен ислам һәм православие традицион конфессияләр булып санала. Татарлар һәм башкортлар (ягъни республика халкының яртысы тирәсе) ислам динен тота. Халыкның икенче бер өлеше – урыслар, чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар – христиан, алар православие динендә. Татарстанда шулай ук католицизм, протестантлык, иудаизм һәм башка конфессияләрне дә очратырга мөмкин.

Транспорт челтәре

Татарстан Республикасында транспорт челтәре үсеш алган. Аның нигезе автомагистральләрдән, тимер юллардан, хава юлларыннан, дүрт судно йөри торган елгалардан: Идел, Кама (Чулман), Нократ, Агыйдел, нефть һәм газүткәргечләрдән, авиалинияләрдән гыйбарәт.

Яшел Үзән, Казан, Әгерҗе (Мәскәү-Екатеринбург юлының бер өлеше) шәһәрләре һәм республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендәге нефть табучы районнар аша үтүче (Мәскәү-Чиләбе юлының бер өлеше) магистральләр иң мөһим тимер юллары булып санала. Яшел Үзән-Ульян һәм Әгерҗе-Бөгелмә меридиаль юлларының әһәмияте берникадәр азрак. Казан, Әгерҗе, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чаллы шәһәрләре иң зур транспорт челтәрләре булып санала.

Федераль автотрассалар

Казан шәһәре аша «Идел» федераль автомагистрале үтә:

M7 E22 Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Казан – Уфа.

Һәм башка федераль трассалар:

Р241 Казан – Буа – Ульян;

Р239 Казан – Оренбург;

Р242 Казан – Арча – Малмыж – Кильмезь – Игра.

Шәһәргә турыдан-туры якын арада Йошкар-Ола-Яшел Үзән:

Р175 автоюлы уза.

Казан аша шулай ук «Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай» трансконтиненталь коридоры үтә.

Республиканың зур шәһәрләре Россиядә һәм БДБнең 69 шәһәре, һәм шулай ук ерактагы чит илләр белән даими һава юнәлешләре белән бәйләнгән.

Татарстан – Көнбатыш Европадагы иң зур торбаүткәргеч транспорт үзәге. Төп нефть- һәм газүткәргечләр радиаль рәвештә Әлмәт-Бөгелмә сәнәгать төененнән төньяк-көнчыгышка (Пермь ш.), көнбатышка (Уфа ш.), көньяк-көнчыгышка (Оренбург ш.), көньяк-көнбатышка (Самара ш.) һәм көнбатышка (Казан ш.) тарала. Әлмәт шәһәре «Дуслык» нефтьүткәргеченең башлангыч пункты булып тора, аның буйлап Татарстан нефте Европа илләренә җибәрелә.

Мәгариф

Казан шәһәрендә 45 югары белем бирү бинасы бар, аларга филиаллар һәм чит шәһәрләрдәге вузларның вәкиллекләре дә керә. Казан Россиянең бер үк вакытта федераль университетка һәм милли тикшеренү университетына ия булган бердәнбер шәһәре булып тора. Шәһәрнең аеруча эре вузлары булып түбәндәгеләр санала:

Казан Федераль Университеты (1804 елда нигез салынган). Хәзерге вакытта университеттагы белем бирү бүлекчәләренең составына түбәндәгеләр керә: 22 институт һәм факультет, шул исәптә: КДУ IT-лицей-интернаты һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицей, һәм шулай ук 3 филиал: Чаллыда һәм Яшел Үзәндә. 1996 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән Казан университеты Россия Федерациясе халыкларының аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объектларының дәүләт җыентыгына кертелде.

А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, ул милли тикшеренү университеты статусына ия, Казан дәүләт технология университеты (КХТИ), Казан дәүләт энергетика университеты.

Татарстан Республикасы куәтле фәнни потенциалга ия; математика, механика, химия, физика, лингвистика, биология өлкәләрендә Казан галимнәренең авторитеты бөтен дөньяда танылган. Казанда Татарстанның Фәннәр академиясе, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге эшли.

Сәнәгать

«КАМАЗ» (Чаллы), авиация, мотор төзү һәм вертолет төзү җитештерү берләшмәләре (Казан ш.), «Нижнекамскнефтехим» (Түбән Кама ш.), «Нижнекамскшина» (Түбән Кама ш.), «Казаньоргсинтез» (Казан ш.), «Татнефть» (Әлмәт ш.), судно төзү заводы (Яшел Үзән ш.), «Казанькомпрессормаш» (Казан ш.), «Мелита» (Казан ш.), «Татмебель» (Казан ш.), Чистай сәгать заводы республиканың иң эре сәнәгать предприятиеләреннән санала (Чистай ш.). Татарстанның сәнәгать юнәлешен машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, нефть табу, электр энергетикасы, азык-төлек, җиңел сәнәгать, төзелеш материаллары, урман һәм агач эшкәртү сәнәгатьләре билгели. Алабуга шәһәреннән ерак түгел сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы урнашкан. Казаннан 40 км. ераклыкта информацион һәм инновацион технологияләрне үстерү буенча Иннополис махсус икътисади зонасы урнашкан.

 

Мәдәният

Татарстанда 2 меңнән артык мәдәни-күңел ачу тибындагы учреждение, 1,5 меңнән артык китапханә, 115 балалар музыка, сәнгать мәктәбе, сәнгать мәктәпләре, театр мәктәбе һәм балалар хореография мәктәбе (Чаллы ш.), цирк мәктәбе (Казан ш.), 23 театраль-тамаша учреждениесе, 3 концерт учреждениесе, Казан дәүләт циркы, 200 парк, алар арасында 60-тан артыгы яңартылган, зооботаника бакчасы эшли.

Татарстанда тарихи-туган якны өйрәнү, әдәби-мемориаль һәм сәнгать белеме юнәлешендәге 100-дән артык дәүләт музее бар. Моннан тыш, 300-дән артык ведомство музее эшләп килә. Республикада 13 тарихи шәһәр һәм җирлек бар: Казан, Болгар, Алабуга, Бөгелмә, Буа, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тәтеш, Чистай, Лаеш, Свияжски, Биләр.

Метрополитен

Агымдагы станцияләр: «Авиатөзелеш», «Төньяк Вокзал», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Кремль», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Горки», «Җиңү Проспекты». «Имәнлек» станциясе төзелеш стадиясендә.

Ничек барып җитәргә

Самолет

Татарстан Россиядәге һәм Россия Федерациясенең башка дәүләтләрендәге 46 шәһәр, һәм шулай ук якын һәм ерак чит илләр (Төркия, Мисыр, Чехия, Латвия, Финляндия, Берләшек Гарәп Эмиратлары, Германия, Турмәнистан, Казахстан, Азербайджан һәм башкалар) белән даими һава юнәлешләре белән бәйләнгән. Мәскәүгә кадәр очыш вакыты – 1 сәг. 20 мин., Санкт-Петербургка кадәр – 2 сәг. 10 мин.

«Казан» халыкара аэропорты шәһәрдән көньякка таба 28 км урнашкан. Анда һава суднолары өчен 34 тукталыш урыны бар. «Казан» халыкара аэропортыннан 65 юнәлеш буенча рейслар ясала, аларның 68е – чит илләргә.

Универсиада-2013 башланыр алдыннан сафка кертелгән яңа Аэроэкспресс интермодаль поезды белән 20 минут эчендә аэропорттан шәһәр үзәгенә барып җитәргә мөмкин.

«Казан» халыкара аэропорты” ААҖнең медпункты, ул 2 терминалда урнашкан, беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны утыртуны контрольдә тота. Махсус ярдәмне Сез түбәндәге телефоннар аша соратып ала аласыз: +7 (843) 254 00 75 яки +7 (843) 254 00 14 факс номеры, һәм шулай ук medical_st@airportkzn.ru. электрон почтасы аша.

 «Казан» халыкара аэропортының контактлары:

Рейслар турында белешмә: +7 (843) 267 88 07

Чик буе контроле хезмәте: +7 (843) 231 49 55

Таможня: +7 (843) 237 67 16

Федераль миграция хезмәте (кайнар линия): +7 (843) 231 12 12

Ветеринар һәм фитоконтроль хезмәте: +7 (843) 254 00 60

Медпункт: +7 (843) 254 00 75

Полиция: +7 (843) 267 88 02

«Полет» кунакханәсе: +7 (843) 267 87 05

Йөк ташулар: +7 (843) 267 88 20

VIP-зал (2 терминал). Эчке рейсларга хезмәт күрсәтү: +7 (843) 254 00 76

VIP-зал (2 терминал). Халыкара рейсларга хезмәт күрсәтү: +7 (843) 267 86 62

VIP-гаризаларны кабул итү буенча диспетчер: +7 (843) 254 01 10

Багаж эзләтү: +7 (843) 267 87 80

Матбугат хезмәте: +7 (843) 254 01 23

Парковка: +7 (843) 267 86 78

Поезд

Татарстан территориясендәге поезд юлларының озынлыгы 900 км артык. Яшел Үзән, Казан, Әгерҗе (Мәскәү-Екатеринбург юлының бер өлеше) һәм республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендәге нефть табу районнары (Мәскәү-Чиләбе юлының бер өлеше) аша үтүче магистральләр иң әһәмиятле тимер юллар булып санала. Яшел Үзән-Ульян һәм Әгерҗе-Бөгелмә меридиаль юллары берникадәр азрак әһәмияткә ия. Мәскәү юнәлешендәге барча поездлар кич белән (16:00 сәгатьтән башлап) кузгала һәм башкалага иртән килеп җитә, ике махсус «Татарстан» һәм «Башкала экспрессы» фирма поездлары йөреп тора.

Казан шәһәренең тимер юл вокзалы комплексы шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан һәм анда төп бина (1896 ел архитектура һәйкәле), шәһәр яны терминалы һәм кассалар бинасы бар. Казан вокзалы 36 пар поездга хезмәт күрсәтә, шул исәптән аларның 13е – җирлектә оештырылган. Моннан тыш, шәһәр чигендә шулай ук 19 тимер юл станциясе һәм тукталыш платформалары бар.

Еракка хәрәкәт итү поездларына билет сатып алу кассалары Сәет Галиев урамы, 6 нчы йорт адресы буенча Тимер юл комплексының сервис үзәге бинасының беренче һәм икенче катларында урнашкан. Беренче каттагы кассалар тәүлек буе, икенче кат кассалары – 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли.

Казан Пассажирлар станциясе адресы (Үзәк тимер юл вокзалы) – Сәет Галиев ур., 6.

Казан Восстание станциясе адресы (Казан-2) – Воровский ур. 1.

Бердәм белешмә телефоны: +7 (843) 294 05 00, 8 (800) 775 00 00

Теплоход

Татарстан территориясен Европаның иң зур елга магистрале – Идел кисеп үтә, Кама (Чулман) белән берлектә ул Россиянең Европа өлешендәге бердәм тирән сулы елга системасын тәшкил итә. Идел, Кама (Чулман), Агыйдел һәм Нократның судно юллары озынлыгы 1000 км. диярлек. Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Уфадан, Әстерханнан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән Казанга кадәр су юллары аша килеп җитәргә мөмкин. Волга (Идел) елгасындагы портлар – Казан, Свияжск; Кама (Чулман) елгасындагы портлар – Болгар, Чистай, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга.

Казан шәһәрендәге елга вокзалының төп бинасы реконструкция стадиясендә. Вокзал шәһәрара круиз, шулай ук шәһәр яны – Кама Тамагы, Тәтеш, Болгар, Печище, Свияжски һәм Садовая юнәлешендәге судноларның пассажирларына хезмәт күрсәтә. Кышкы чорда  Казаннан Югары Осланга кадәр һава тутырылган нигезле судно йөри.

«Елга порты» тукталышына кадәр шәһәрнең трамвай, автобус һәм троллейбус маршрутлары килә, алар аны ерак булмаган үзәк автовокзал һәм тимер юл вокзалы белән тоташтыра.

Елга вокзалының белешмә телефоны: +7 (843) 233 08 08, 233 08 18

Автобус

Татарстан Россиянең күп кенә шәһәрләре белән автомобиль юллары белән бәйләнгән. Гомуми файдаланудагы маршрутларның автобуслар челтәре 55 мең км артык озынлыкта, аңа шәһәр эчендәге дә, шәһәр яны һәм шәһәрара маршрутлар да керә.

Казан Татарстан Республикасындагы барча, һәм шулай ук күрше республикалардагы һәм өлкәләрдәге автобус юллары белән бәйле. Казан автовокзалыннан көн саен Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Уфа, Стәрлетамак, Ульян, Самара, Оренбург, Чебоксар, Бузулук шәһәрләренә шәһәрара рейслар юнәлеш ала.

Казан автовокзалы (үзәк автовокзал)

Адресы: Казан, Девятаева урамы, 15

Телефоны: +7 (843) 293 04 00, 293 00 41

www.avtovokzal-kzn.ru

«Южный» автовокзалы

Адресы: Казан, Оренбург тракты, 207

Телефон: +7 (843) 237 33 23 

www.autovokzal.com

«Восточный» автовокзалы

Адрес: Казан,Аграр урамы, 8

Телефон: +7 (843) 259 30 37

«Казань-2» автовокзалы

Адрес: Казан, Воровского урамы, 33

Телефон: 8 (800) 775 00 00

Татарстан Интернет челтәрендә

Татарстан Республикасының рәсми порталы – www.tatarstan.ru

Татарстан Республикасының туристик порталы - www.visit-tatarstan.com

Казан шәһәренең туристлык порталы – www.kazantravel.ru

Казан рестораннары – www.kazan.resto.ru

Белешмә мәгълүмат

Казанның транспорт хезмәтләре

Аэропорт белешмәлеге: +7 (843) 267 88 07

Тимер юл вокзалы белешмәлеге: +7 (843) 264 29 27

Автовокзал белешмәлеге: +7 (843) 293 04 00, 237 33 23, 259 30 37

Елга вокзалы белешмәлеге: +7 (843) 233 08 08, 233 08 18

«Татарстан» таксие: +7 (843) 567 1 567

Шәһәр телефон станциясе, Казан телеграфы

ШТС «09» белешмә хезмәте: 009 (челтәр телефоныннан), 0752 (кәрәзле телефоннан)

Телефон кодлары белешмәлеге: 8148

Казанның товарлар һәм хезмәтләр буенча белешмә хезмәтләре

+7 (843) 555 33 33

Казандагы даруханәләр, ветеринар клиникалар буенча белешмәлекләр

Казан даруханәләрендәге даруларның булу-булмавы турында белешмәлек: 003

“Ашыгыч ярдәм” белешмәлеге: +7 (843) 236 00 44

Медицина белешмәлеге: +7 (843) 222 00 03

Ашыгыч ветеринар ярдәме: +7 (843) 214 92 92

Казанның ашыгыч хезмәтләре

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе: + 7 (843) 238 22 01, 01 (челтәр телефоныннан), 112 (кәрәзле телефоннан)

Экстрен психологик ярдәм хезмәте («Ышаныч телефоны»): +7 (843) 277 00 00

Полиция: 02 (челтәр телефоныннан), 112 (кәрәзле телефоннан), +7 (843) 291 32 02, 291 48 21

ГТХМ (МЧС) коткару хезмәте: 067, +7 (843) 264 29 00, 227 46 46, 227 46 59, +7 (843) 272 03 90

Автоэвакуация, юлларда төзекләндерү: +7 (843) 258 58 59

Соңгы яңарту: 2023 елның 14 апреле, 18:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International