Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау һәм гражданнарны шәхси кабул итү буенча эш оештыру тәртибе

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм гражданнарны шәхси кабул итү «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 02 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон, шулай ук «Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты түбәндәге адрес буенча урнашкан:

Казан шәһәре, М.Горький ур., 19 йорт (индекс 420015).

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш графигы: көн саен (шимбә һәм якшәмбедән тыш) 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, төшке аш тәнәфесе - 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Бинага керү - шәхесне раслаучы документ буенча.

Белешмәләр һәм алдан язылу өчен: (843) 222-90-20 - Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисенең кабул итү бүлмәсе (9 каб.).

(843) 222-90-26 - кадрлар һәм юридик эшләр бүлеге (1 нче кабинет).

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайты адресы: http://tourism.tatarstan.ru

E-mail: tourism.rt@tatar.ru

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 19 апреле, 11:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International