ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә (кадрлар резервына керүгә) дәгъва белдерүче кандидатлар тарафыннан бирелә торган документлар һәм материаллар исемлеге

Конкурста катнашырга теләк белдергән Россия Федерациясе гражданины Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетына түбәндәгеләрне тапшыра:

1.  Дәүләт комитеты рәисе исеменә шәхси гариза;

2. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2005 елның 26 маендагы 667-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган формада, фотоларны теркәп, үз кулы белән тутырылган һәм имзаланган анкета;

3. Паспорт яки аны алмаштыра торган документ (тиешле документ конкурска килгәч шәхсән күрсәтелә) күчермәсе;

4. Кирәкле һөнәри белем, эш стажы һәм квалификацияне раслый торган документлар:

- хезмәт кенәгәсе күчермәсе (хезмәт эшчәнлеге беренче тапкыр башкарылган очраклардан тыш) яки эш урыны буенча кадрлар хезмәте тарафыннан расланган хезмәт эшчәнлеген раслаучы башка документлар. Эшләмәүче гражданнар өчен хезмәт кенәгәсенең күчермәсе кушымтасы белән оригиналы;

- һөнәри белем алу турында, шулай ук гражданның теләгенә карап – өстәмә белем алу, фәнни дәрәҗә, фәнни исем бирелү турындагы документларның нотариаль яктан яки эшләү (хезмәт итү) урыны буенча кадрлар хезмәте тарафыннан таныкланган күчермәләре;

5. Гражданинда дәүләт граждан хезмәтенә керүгә яки аны узуга комачаулаучы авыруның булмавы турында документ, аның формасы Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2009 елның 14 декабрендәге 984н номерлы боерыгы белән расланган.

 

Дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен:

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында конкурста катнашырга теләк белдергән дәүләт граждан хезмәткәре Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе исеменә шәхси гариза һәм дәүләт граждан хезмәткәре дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләгән дәүләт органының кадрлар хезмәте тарафыннан расланган һәм таныкланган, үз кулы белән тутырылган анкетаны, фотосурәтләр теркәп тапшыра.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты дәүләт граждан хезмәткәре, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты конкурсында катнашырга теләк белдергән очракта, Дәүләт комитеты рәисе исеменә гариза тапшыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International