Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен Конфедерацияләр кубогының журналистлар өчен матбугат үзәге стендында күрсәтәчәкләр

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Конфедерацияләр кубогының матбугат үзәге ачылды. Ул Мәскәү урамы буенча 3 йорт адресындагы “Пирамида” комплексында урнашкан. Матбугат үзәгендә эшләү өчен Россиядән 231 һәм чит илләрдән 92 журналист аккредитация узган. Матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының презентацияләр стенды урнаштырылган һәм бүген, аның эше барышында, Чистай шәһәренең туристлык мөмкинлекләре презентацияләнде. Республиканың башка туристлык үзәкләре дә үзләре турында мәгълүмат җиткерәчәк.

Матбугат үзәгенең эшчәнлеге “Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы ресурсларында яктыртылып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International