OneTwoTrip сәяхәтләрне броньлау сервисы Футбол буенча конфедерацияләр кубогына матчлар узачак шәһәрләргә авибилетларга һәм отельләргә булган сорауга анализ үткәргән. Казан буенча авиабилетларга һәм отельләргә булган сорау күрсәткече уртача 5%ка арткан. Россия шәһәрләреннән Татарстан башкаласына бару-кайту буенча авиабилетлар уртача алганда 8200 сум тора, яшәү – 3* отельдә тәүлегенә 4200 сум тирәсе. Май азагы һәм июнь башы белән чагыштырганда Конфедерацияләр кубогын үткәрү көннәрендә шәһәрләргә баруга бәйле сорау тагын да сизелерлек дәрәҗәдә үскән: 24-28 июнь көннәрендә Казанга бару белән бәйле сораулар 80%ка арткан. Мәскәү һәм Санкт-Петербург буенча үсеш әзме-күпме уртача дәрәҗәдә (+20-30%).