Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен алуга XIII ачык конкурс игълан ителде

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 11 апрелендәге Карары белән сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясе расланды. Ул ел саен конкурс нигезендә оешмаларга продукция һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән, аларның иминлеген тәэмин иткән, шулай ук идарә итүнең югары эффектив ысулларын үзләштергән өчен бирелә.

2017 елда Татарстан Республикасында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен алу өчен XIII ачык конкурс уздырыла. Конкурсны уздыру тәртибе һәм шартлары www.pcq.ru сайтында катнашучылар өчен гариза формасы бирелгән бүлектә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International