Игътибар, экскурсоводларның эшчәнлеген көйләүче законнарга үзгәрешләр кертелде

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 23 мартында экскурсоводлар эшчәнлеген контрольдә тотучы 63-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.

Закон нигезләмәләренә ярашлы, экскурсоводларның эшчәнлеген контрольдә тоту предметы булып махсус салым режимын кулланучы һәм экскурсоводларның хезмәтләрен күрсәтүче оешмаларның, шәхси эшмәкәрләрнең һәм физик затларның тиешле аттестация булу ягыннан мәҗбүри таләпләрне үтәве тора.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина «Казан Кремле» музей-тыюлыгында экскурсоводлар белән очрашуда 2024 елның 1 июленә кадәр дәүләт аттестациясен узу зарурлыгы һәм бу көннән соң контроль механизмын куллану турында сөйләде. Шулай ук экскурсоводларга дәүләт аттестациясен узу тәртибе һәм 2024 елның 2 яртыеллыгында квалификация имтиханының гамәли өлеше мәсьәләләренә үзгәрешләр кертү турында аңлатмалар бирелде.

Аттестация узу турында тулырак мәгълүматны «экскурсоводлар аттестациясе» бүлегендә карагыз: https://tourism.tatarstan.ru/attestatsiya-ekskursovodov-gidov-i-gidov-6532729.htm.

Экскурсоводлар эшчәнлеген тикшеръ өчен дәүләт контроле кысаларында рейдлар үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International