«Яшьләр күзе белән мәдәни хәзинәләр: Россиянең яңа туристлык магнитлары» Бөтенроссия конкурсы

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

2024 елның 1 февраленнән 30 сентябренә кадәр РФ Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш, шәһәр мохите һәм инфраструктура комиссиясе «Яшьләр күзе белән мәдәни хәзинәләр: Россиянең яңа туристлык магнитлары» Бөтенроссия конкурсын үткәрә. Конкурсның максаты -  кешеләрнең Россия буенча сәяхәтләргә кызыксынуын арттыру һәм игътибарны җәлеп итү.

Конкурс ике этапта уздырыла. Беренче этап 20 майга кадәр читтән торып үткәрелә, аның дәвамында конкурсантларга  Живонаследие.рф.  интернет-платформасы аша үз эшләрен җибәрергә кирәк. Конкурс материалы локаль мәдәни объектның 3 авторлык фотографиясен үз эченә алырга тиеш.

Икенче этап Мәскәүдә 2024 елның 1 июленнән 30 сентябренә кадәрге чорда турыдан-туры үткәрелә, анда читтән торып сайлап алу узган катнашучылар үз эшләрен конкурс эксперт советы алдында тәкъдир итәчәк.

Конкурста 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшь гражданнар катнаша ала. Җиңүчеләр партнерлар һәм иганәчеләр призлары белән бүләкләнәчәк, шулай ук җирле үзидарә органнарына аларның проектларын алга таба Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләре территориясендә гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителәләр.

Түбәндәге сылтама буенча конкурсның тәфсилле шартлары: https://конкурс.живоенаследие.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International