ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Түбәтәй» тиз туклану челтәре ресторанын ачуда катнашты (Кремлевский ур., 21). Проект фаст-фуд форматындагы кафе исәбенә Республика башкаласында яшәүче халык һәм килгән кунаклар арасында татар милли кухнясын популярлаштыруны күздә тота. «Түбәтәй» тиз туклану челтәренә нигез салучы Солтан Сафин үзенеӊ кунакларын, алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов та бар иде, ресторанныӊ структурасы һәм ассортименты белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, менюда гадәтләнгән өчпочмак, өлеш, чәк-чәкне саклап, ресторанга килүчеләргә яӊа азыклар да тәкъдим ителә: кыстыбургер, яшелтыбый, ананас белән татлыбый һ.б.ш. Яӊа татар ресторанын тәкъдир итүдә шулай ук ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Сафаров, ТР Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» милли советы рәисе Васил Шайхразиев, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нафигин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миӊуллина, Казан мэры Ильсур Метшин, Сургут, Самара, Ульяновск һәм Семипалатинск (Казахстан) шәһәрләренеӊ «Түбәтәй» челтәре вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International