ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

14 нче октябрьдә  Татарстан табигать тарихы музее барлык теләүчеләрне үзенчәлекле сәяхәткә чакыра. Гадәти әйберләр безгә бары тик микроскоп аша гына күреп була торган гаҗәеп хәлләр турында сөйләячәкләр.

Фәнгә үсемлек күзәнәкләренеӊ хлорофилл белән хлоропластлары булу белән генә аерылмаганлыгы билгеле. Чарада катнашучыларга үсемлек күзәнәкләрен җентекләп карау һәм аларныӊ тере табигатьнеӊ башка вәкилләреннән аерыла торган башка үзенчәлекле билгеләрен табу мөмкинлеге булачак. Микроскоп һәм башка җиһазлар белән коралланып, балалар үсемлек организмыныӊ күзәнәкләрен һәм тукымаларын җентекләп караячаклар, бөртекчә, серкәлек, тамыр тышлыгы һәм үсемлек сабагы тукыма төзелеше белән яхшылап таныша алачаклар.

Дәресләр, алдан язылу буенча, сеанслап 12.00 һәм 14.00 сәгатьтә уздырылачак. Бер дәрес 45 минут дәвам итәчәк.

Урыннар чикләнгән.

Язылу өчен телефоннар: (843) 567-80-37, 567-80-35

Бер дәрес өчен түләү бәясе – 300 сум

Киләсе дәрес 21 октябрьдә булачак

Габдулла Тукай әдәби музее 2017 нче елныӊ 10 нчы октябрендә 11.00 сәгатьтә, Г.Тукайныӊ Җаек шәһәреннән Казанга кайтуына 110 ел тулу хөрмәтенә багышланган, «Кайту: 110 елдан соӊ Тукайга, кырыгынчы бүлмәгә» дип аталган чарага чакыра.

 

Габдулла Тукай әдәби музее төрле мәдәни-агарту чаралары үткәрә: әдәби-музыкаль һәм автор кичәләре, иҗат интеллегенциясе вәкилләре белән очрашу, төрле күргәзмәләр, китаплар, медиапродуктлар тәкъдир итү, музей бәйрәмнәре, музей-педагогик дәресләре, мастер-класслар. Музей коллективы Габдулла Тукайныӊ тормышы һәм иҗатындагы вакыйгаларны өйрәнү һәм пропагандалауга аеруча зур игътибар бирә. Шундый вакыйгаларныӊ берсе – шагыйрьнең 1907 нче елныӊ көзендә Җаек шәһәреннән Казанга кайтуы. Ул Җаекта 12 ел яши һәм анда шәхес, журналист һәм шагыйрь буларак җитлегә.

Әлеге вакыйганыӊ 110-еллыгына багышланган чара, 40 нчы бүлмәсендә кайчандыр Габдулла Тукай яшәгән, элекке «Болгар» кунакханәсе бинасы янында узачак. Программада Татарстан Республикасында бердәнбер  булган «Безнең өчен мәңге изге йорт…» күргәзмә-экспозициясен тәкъдир итү каралган. Кунаклар каршында Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Э.Р. Камалова һәм Татарстан Республикасы Милли музее директоры, тарих фәннәре докторы Г.Р. Назипова чыгыш ясаячаклар. «Казан башкарма комитеты «Иске шәһәр» префектурасы» муниципаль казна учреждениесе территориясе префекты М.З. Усманов Иске татар бистәсен Габдулла Тукай һәм аныӊ чоры белән танышу урыны буларак ачачак. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Д.Х.Салихов Г.Тукайныӊ Казан чоры иҗатындагы төп темаларга тукталачак. Чарада Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов, Ришат Ахмадуллин һәм Илнур Закиров катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International