ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты туристлык өлкәсендәге "Чыганакларга сәяхәт" һәм "Туристлык лидеры" республика конкурсларында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлавы турында хәбәр итә.

Конкурслар турындагы нигезләмәләр Дәүләт комитетының рәсми сайтында "Конкурслар" бүлегендә урнаштырылган. 

"Чыганакларга сәяхәт" http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-puteshestvuy-k-istokam.htm

"Туристлык лидеры" http://tourism.tatarstan.ru/rus/lider-turizma-2017.htm

"Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивале дип аталучы зур бәйрәмгә санаулы көннәр калды! Инде 12 августта Идел ярында ике көн дәвам итәчәк күләмле чара башланачак. Иң яхшы көрәшче-көч сынашучылар иң көчле исемен яулау өчен бер мәйданга җыелачак. Ләкин "Бөек Болгар" фестивале - ул көндезге программа гына түгел. 

Фестивальнең төп мәйданында узачак кичке манзаралар искиткеч финал ноктасына әвереләчәк. Кичке тирәлек тамашачылар алдында янып торучы факеллар белән килеп басачак, "Ялкынлы әкият" театральләштерелгән фаер-шоу белән гүзәл ут дөньясына алып кереп китәчәк, ә моңарчы TEUFELSTANZ фолк-төркеменең тере чыгышы белән ләззәтләнергә мөмкин булачак.     "Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивален оештыручылар кунаклары турында да кайгыртканнар: программа 22.00 сәгатьтә тәмамланачак, бу исә кунакларга бернинди каршылыкларсыз өйләренә кайтып китәргә мөмкин итәчәк.

2017 елның 2 августыннан 6 августына кадәр Алабугада Х юбилейлы Россиякүләм Спас ярминкәсе узачак.

Барлыкка килгән гореф-гадәт буенча ярминкә Алабуганың тыюлыклы өлешендәге территориясендә Шишкин буалары, "Яшьләр" стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урам районнарында уздырыла.

Ярминкәдә ювелир эшләнмәләре, милли костюмнар, модель киемнәре, йон эшләнмәләре, агачка төшерелгән бизәкләр, сәнгатьле тукымалар, керамика, гжель, сәнгатьле эшкәртелгән күн, корама тегүлеге һәм курчаклар, нәкышьләр, чокулыклар, металл бизәкләре, курыс, пыяла, талчыбык эшләнмәләре һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International