“Свияжски утрау-шәһәре” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән “Сулица” тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге” ассоциациясе 2017 елның 27 маенда Свияжски музеенда бергәләшеп Төн үткәрергә чакыра!
Свияжски тарихы музеенда гүзәл мәктәп дәверенә кайту мөмкинлеге тудырылачак: кунакларны гимназия парталары артына интерактив дәрес карарга чакыралар. Бу дәрес XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында Свияжскиның белем бирү йортлары белән таныштырачак. Свияжски тарихы музееның эчке ишегалдында 17.00 сәгатьтә концерт программасы башланачак һәм 19.00 сәгатьтә Екатерина Болдырева концерты булачак. “Свияжски утрау-шәһәре” музей-тыюлыгындагы барлык объектлар да бу кичтә 22.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Һәр сәгать саен теләге булганнар өчен экспозицияләр һәм күргәзмәләр буенча экскурсияләр үткәреләчәк.