ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 21-23 апрелендә Казан шәһәре янәдән Россиянең бию башкаласына әвереләчәк – “АК БАРС” көрәш сарае һәм “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексы территориясендә Бишенче юбилейлы “TODES” студияләре-мәктәпләре халыкара фестивале узачак.

Фестивальдә Алла Духова студияләре-мәктәпләрендә укучылар һәм укытучылар соңгы вакытта өйрәнгән иң яхшы әзерлекләрен күрсәтәчәкләр. Кунакларны һәм катнашучыларны күркәм номерлар, уникаль чыгышлар, онытылмас кичәләр, күз явын алырлык костюмнар һәм, әлбәттә инде, шәп кәеф һәм чып-чын бию драйвы көтә.

Ябык, катнашучылар һәм чакырылган кунаклар өчен багышланган фестиваль, ләкин бу язның иң ямьле һәм күңел ача торган чараларының берсе буларак, чараны оештыручылар теләге булган һәркемгә фестивальне күзәтү мөмкинлеген әзерләгән! Фестивальгә эләгә алмаганнар өчен todes.ru сайтында махсус текстлы һәм видеолы трансляцияләр оештырылачак. Шулай ук текстлы трансляцияләү дә алып барылачак, анда фестивальнең иң соңгы яңалыклары һәм чыгышлар расписаниесе бирелеп барачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International