ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Берлинда ITB зур күргәзмәләренең берсе ачылыр алдыннан Palace Europe-Center отелендә Россияне 2017 елда конфедерацияләр Кубогы матчын һәм 2018 елда футбол буенча ФИФА Дөнья чемпионатын уздыручы ил буларак тәкъдир итү булды. Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстанны һәм Казанны ике чемпионат матчларын уздыру урыны буларак тәкъдир итте.Чарага 80нән артык немец туроператоры һәм СМИ вәкилләре килде.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Россия, Мексика, Португалия, Германия һәм Чили җыелма командаларының группа этабы матчлары була. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International