Казан 8 мартта Россиянең 5 топ популяр шәһәрләренә кергән. Рейтинг 8 мартта һәм аннан соңгы ял көннәрендә ял итү һәм сәяхәтләргә бару өчен Россиядә һәм дөньяда отельләргә бронь алу буенча OneTwoTrip онлайн-сервисы нигезендә төзелгән. Татарстан башкаласында бәйрәм көннәрендә кунакханәдә бер номер тәүлегенә уртача 3200 сум тирәсендә торачак.
Рейтингка шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Красная Поляна һәм Сочи кебек шәһәрләр кертелгән.