ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

30 ноябрьдә Барселона шәһәренең "El Palace" отелендә 2017 елда конфедерацияләр Кубогы уеннарында катнашучы Россия шәһәрләрен тәкъдир итү булды. Чара  "Туризм буенча милли маркетинг үзәге"ФДУП, аерым алганда  "Visit Russia" Испания офисы тарафыннан оештырылган. Барселонада Россия Федерациясе Генераль консулы Клименко Юрий Николаевич бу аның мәртәбәле кунагы булды. 

Үзләренең туристик потенциалын Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм  Сочи тәкъдир итте,  Испаниядә Match Hospitality ФИФА эксклюзив агенты -"CSM" компаниясе чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы туризмны үстерү буенча Россия Федерациясе Бөтенроссия рейтингында "Россия туризмы регион- лидерлары" дипломы белән билгеләнде. Бүләкләү  Санкт-Петербургта V Халыкара мәдәни форумның "Туризм" секциясе кысасында узды. Анда шулай ук диплом белән  туристик-мәгълүмат үзәкләре лидерлары рейтингы унлыгына кергән "Казан шәһәренең туристик-мәгълүмат үзәге" дә билгеләнде.

  Форум программасына «Россия һәм Халыкара туристик базарларда Россия регионнарының конкурентлыгын арттыру» темасына туризм буенча Координацион совет утырышын, «Эчке туризм өлкәсендә яңа статистик исәп принципларын кертү турында» түгәрәк өстәл, "Бөек Ефәк юл" панель дискуссиясен уздыру һәм башкалар кертелгән. "Туризм" секциясе эшендә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов та катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International