ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты «Экспоцентр» үзәк күргәзмәләр комплексында бүген ачылган һәм 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк «Отдых-2016» 22нче Халыкара туристик күргәзмәдә катнаша.

49-х метрлы стендта Татарстан Республикасыннан 20 компания күрсәтелгән, алар арасында Татарстан шифаханәләре берләшмәсе, «Ривьера», «Relita Kazan» отельләре вәкилләре, «Лидер-Казань», «Персона грата», "Трэвел энд вок" туроператорлары,  Казан шәһәренең «Туристик-информационүзәге» , Казан Кремле, Зөя, Чистай, Болгар һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыклары һәм башкалар бар.

 Халыкара туристик күргәзмә эше 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, аңарда дөньяның 70 иленнән һәм Россия төбәкләреннән 750дән артык кеше катнаша. Эшлекле программага 160 чара кертелгән.

"ОТДЫХ/LEISURE" программасын традиция буенча кышкы туристик чор ачып җибәрә һәм Россия Федерациясе территориясендә узучы мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Эшлекле программа халыкара мәгариф конференцияләре, семинарлар, түгәрәк өстәлләр уздыра һәм форумның бөтен чараларын «ОТДЫХ» гомуми бренды астына берләштерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International