Татарстанның туристик потенциалы Испаниядәге күргәзмәдә тәкъдим ителде

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

22-26 гыйнварда Татарстан Республикасы FITUR халыкара туристик күргәзмәсендә катнаша (Мадрид шәһәре, Испания Республикасы). Республиканың туристик мөмкинлекләре Ростуризмның берләштерелгән стендында тәкъдим ителгән.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты, Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты, шулай ук республика туроператорлары («Гольфстрим-Казан», «Persona Grata»ҖЧҖ) вәкилләре катнаша).

 FITUR күргәзмәсе ел саен үткәрелә һәм Пиреней ярымутравында, шулай ук бөтен дөнья буенча иң эре туристик ярминкәләрнең берсе булып тора

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International