Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның Яңа 2020 ел белән котлавы

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле коллегалар, туристлык индустриясе вәкилләре, республикабыз кунаклары һәм, әлбәттә инде, кадерле татарстанлылар! Сезне якынлашып килүче 2020 ел белән котлыйм!

Быел Татарстан чираттагы мәртәбә зур халыкара вакыйга үзәгенә әверелде һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 бәйгесенең 45 нче дөнья чемпионатын кабул итте. Ярышлар туризм өлкәсендәге тармак өчен Татарстанның кунакчыллыгын күрсәтүдә тагын бер сәбәп булды. Чемпионатка 63 илдән 1300дән артык катнашучы һәм 270 меңгә якын тамашачы килде.

Шулай ук 2019 елда National Geographic Traveler Awards 2019 премиясендә безнең республика инде икенче тапкыр "Россиянең гастрономия туризмы" номинациясендә төп приз яулады.

Узып барган ел Вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards-2019 илкүләм премиясендә Татарстаннан ике проектның гран-при алуы белән дә истә калачак.

Болар барысы да чын профессионалларның бердәм, туризм өлкәсендә Россиянең иң яхшы төбәкләренең берсе буларак Татарстан данын бердәм рәвештә яклый торган командасы аркасында мөмкин булды. Яңа 2020 ел безнең уңышларыбызны ныгытырга һәм яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирер, дип ышанам. Моның өчен бездә барлык ресурслар да, мөмкинлекләр дә җитәрлек.

Алда безне яңа ел бәйрәмнәре көтә. Бу вакытта республикада чит илләрдән һәм Россиянең башка төбәкләреннән күпләп туристлар килүе көтелә. Алар өчен Казан, Болгар, Свияжск (Зөя), Алабуга һәм башка туристлык үзәкләренә экскурсия программасы, шулай ук татар ашлары әзерләү буенча күп кенә мастер-класслар планлаштырылган.

Киләсе елда безне искиткеч бәйрәм — ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилее көтә. Без бу искиткеч вакыйганы лаеклы билгеләп үтәргә, Татарстанда мактаулы кунакларны кабул итәргә һәм республикабызның, чыннан да, 1000 һәм тагын 1 рәхәтлек җирлеге булуын расларга әзер.

Тагын бер тапкыр сезгә, коллегалар, башкарган эшегез өчен рәхмәт белдерәм һәм энергиягез беркайчан да саекмасын, ә киләсе ел якты һәм истә калырлык булсын иде, дип телим. Республика кунакларына онытылмаслык ял һәм яңа ачышлар телим. Безгә ешрак килегез! Яңа ел белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International