Дәүләт комитетының 2019 елда коррупциягә каршы көрәш эшчәнлегенә йомгак ясалды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

24 нче декабрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.  Комиссия утырышы барышында 2019 нчы елда Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының 2015-2022 нче елларга коррупциягә каршы көрәш программасы чараларын үтәү, Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан әзерләнгән 2019 нчы елның 9 аенда коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек практикасын анализлау, Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан уздырылган "Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү" социологик тикшеренү нәтиҗәләрен карау, массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган һәм гражданнардан һәм юридик затлардан килгән мөрәҗәгатьләрдә 2019 нчы елның IV кварталы өчен  вазыйфаи затлар эшчәнлегендәге коррупция күренешләре турында, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 2019 нчы елда коррупциягә каршы көрәш эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2020 нче елга эш планын раслау турындагы мәсьәләләр яктыртылды һәм каралды. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Кузьма Николаевич Морозов, "Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы" берлеге идарә рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Артур Сергеевич Николаев, шулай ук Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International