Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасының туристлык потенциалын күрсәтү һәм "Яңа һәм өстенлекле туризм төрләрен формалаштыру һәм булдыру буенча төбәкара элемтәләрне үстерү" темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан белән Санкт-Петербургның туристлык индустриясе вәкилләре катнашты.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык продуктын алга этәрү бүлеге җитәкчесе Динара Хисмәтуллина Татарстан Республикасының туристлык потенциалын һәм "Сарайлар һәм мәчетләр" төбәкара туристлык маршрутын тәкъдир итте.
Чара ахырында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән "Санкт-Петербург медицина туризмы агентлыгы" АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.