Симферопальдә "Ачык Кырым" XI туристлык форумы узды

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

29 нчы октябрьдә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова 2035нче елга кадәр Россия Федерациясендә туристлыкны үстерү стратегиясенә багышланган форумның пленар утырышында катнашты, анда ул "2035нче елга кадәр Россия Федерациясендә туристлыкны үстерү стратегиясе кысаларында Татарстан Республикасында туризм үсеше" темасына доклад белән чыгыш ясады.

Чыгыш кысаларында стратегиядә күрсәтелгән өстенлекле туризм төрләрен Татарстанда үстерү перспективалары турында яктыртылды. Татарстан Республикасында круиз һәм балалар туризмын үстерүгә аерым игътибар бирелде.

"Безнең бурыч – мәктәп укучылары Татарстан буенча мөмкин кадәр күбрәк сәяхәт итсен, аның истәлекле урыннары белән танышып, аннан читкә дә актив сәяхәт кылсын. Соңгы 2 елда Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, балалар төркемнәрен алып чыгу буенча төгәл схеманы эшләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан карар кабул ителде, аның нигезендә мондый сәфәрләрне килештерү системасы шактый гадиләштерелде", – дип билгеләп үтте Екатерина Барабанова.

"Ачык Кырым" форумы тармак үсешен стратегик планлаштыру өчен төбәкара платформа булып тора. Туристлыкны үстерү стратегиясенә багышланган пленар сессия форумның төп вакыйгасына әверелде, аның кысаларында Кырымда беренче тапкыр Вакыйгалы туризмның россиякүләм ачык ярминкәсенә финал ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International