Дәүләт комитетында Көньяк Африка Республикасы делегациясе булды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Гаутенг провинциясенең туризм идарәсе генераль директоры Йоланд Кона җитәкчелегендәге Көньяк Африка Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук коммуникацияләр һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Барба Гаоганидиуэ, халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгеч Анджела Кайз катнашты.

Яклар үзара туристлар агымын җәлеп итү перспективалары турында фикер алышты. 

Исегезгә төшерәбез, 2017 елда Россия белән Көньяк Африка Республикасы арасында визасыз режим гамәлгә керде. Илгә үтеп керүнең гадиләштерелгән режимы 90 көнлек кыска сроклы сәфәргә исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International