ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында мәктәп рәсемнәре һәм шигырьләре бәйгесенә йомгак ясалды, эшләрне музей-тыюлыклардагы күргәзмәдә бәяләргә мөмкин булачак. Зөя утрау-шәһәрендә күргәзмәне Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Татарстан Республикасының туристик волонтерлары ассамблеясе директоры Юлия Бәширова ачты