Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында мәктәп рәсемнәре һәм шигырьләре бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйге хәзерге елның 22 апреленнән 9 сентябренә кадәр уза. Барлык эшләр дә @Bolgar_Sviyazhsk Instagram-битендә урнаштырылачак. Бәйгедә Татарстан территориясендә урнашкан гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 класс укучылары катнаша ала. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр өчен Зөя утрау-шәһәрчегенә һәм Бөек Болгар шәһәренә күзәтү экскурсиясе бүләк булып тора.
Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Бәйгеләр» бүлегендә танышырга мөмкин: http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-shkolnih-risunkov-i-stihov-o-velikom.htm
Бәйгене оештыручылар - «Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни ядкярләрен торгызу республика фонды» коммерцияле булмаган оешмасы; «Татарстан Республикасының Туристик волонтерлары ассамблеясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы; Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты; Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы; Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы; «Татмедиа» АҖ.