Казан студентлары "Туриада - 2019"да катнашты

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

 

14 май көнне Идел буе федераль округының "Туриада - 2019" спорт-туристик лагерь ачылышы узды. Анда Татарстан Республикасы делегациясе составында Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының сервис һәм туристлык кафедрасының 3-нче курс студентлары Захарова Юлия һәм Шмагина Диана катнаша. Юлия һәм Диана үзләренең эшләрен авторлык  видеоэкскурсия бәйгеләрендә тәкъдим итәчәкләр һәм Идел буе федераль округы төбәкләре буенча иң яхшы төбәкара туристик маршрутларын төзиячәкләр.

Туриада 14-18 майда Хвалынский тау чаңгысы курорты территориясендә уза (Хвалынск шәһәре, Саратов өлкәсе). Лагерь программасына спорт туристлыгы буенча ярышлар – яшүсмерләр арасында спорт туристлыгы төрләре буенча Идел буе федераль округы беренчелеге (су туристлыгы, җәяүлеләр туристлыгы, велосипед туристлыгы, туристик маршрутлар) керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International