Май бәйрәмнәренә йомгак ясалды.

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Иң югары күрсәткечләр 1 майдан 5 майга кадәр булды. Ял һәм туристлык өлкәсендә иң популяр урыннарга республиканың төп туристик үзәкләре әверелде: Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Бөек Болгар, Алабуга шәһәре.

«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы май бәйрәмнәре вакытында 227 050 турист кабул итте, бу 2018 елдагы күрсәткечтән өч тапкырга күбрәк. Ул вакытта Казан Кремлендә 85 693 кеше булган.

Бәйрәмнәрдә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы 28 066 кеше кабул итте. Чагыштыру өчен: 2018 елда анда 9 286 кеше булган.

Май бәйрәмнәре көннәрендә Зөя утрау-шәһәрчегендә 53 522 турист булып китте, ә 2018 елда 23 690 кеше булган.

Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында экскурсияләр белән 21 249 кунак танышты, бу 2018 ел күрсәткеченнән 2,5 тапкырга күбрәк. 2018 елда Алабугага май бәйрәмнәре көннәрендә 8 050 кеше килгән.

Шулай ук Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгына туристлар агымы 1,5 тапкырга диярлек арткан. 2018 елда май бәйрәмнәрендә аны 4 703 кеше күрергә килгән булса, бу май бәйрәмнәрендә музей-тыюлык 7 057 турист кабул иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International