«Белем вагоны» Казанга килде!

2018 елның 15 декабре, шимбә

15 декабрьдә 06:20 сәгатьтә Казан шәһәренә Самара-Казан поезды белән 270 Самара укучысы килде. Бу махсус «Белем вагоны» программасы буенча беренче туристик сәфәр.

            Укучыларны Татарстан әкиятләренең, легендаларының барлык төп геройлары белән театральләштерелгән очрашу көтә иде. Шүрәле белән Батыр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы, Хан һәм Сөембикә.Самара туристлары Татарстанда бер көн уздырачаклар һәм Казанның төп истәлекле урыннарында булачаклар, шулай ук төркемләрнең кайберләре Свияжск утрау-шәһәре һәм Иннополис белән таныша алачаклар.

Самара һәм Казан арасында  «Белем вагоны» проектын гамәлгә ашыру даими нигездә башкарылачак. Бер көн дәвамында Самара кунаклары шәһәрнең төп күренешләре һәм аның истәлекле урыннары белән таныша алачаклар, мөстәкыйль рәвештә яки оештырылган төркем кысаларында шәһәрнең төп туристстик объектларын күрә алачаклар.      

«Белем вагоны» - ул мәктәп укучылары өчен күрше төбәкләргә уңайлы поездларда танып белү сәяхәтләре, алар уку процессына җайлаштырылган юлда үтә торган интерактив-белем бирү программасын һәм поездда «дәресләр» нең гамәли дәвамы булып торган күрше төбәктә булу программасын үз эченә ала. Әлеге проект үсеп килүче буынга Рәсәй тарихы белән куркынычсыз тимер юл сәяхәтләренең мавыктыргыч формасында танышырга мөмкинлек бирә һәм "2016-2020 елларга Рәсәй Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү" дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла.

          Проектны тормышка ашыру вакыты – ел саен, сентябрь-май айларында (бәйрәм һәм каникул көннәреннән тыш).

           «Белем вагоны» проектын гамәлгә ашыру чорында 2016 елның декабреннән 2018 елның маена кадәр анда 9 170 кеше катнашты, шул исәптән 495 кеше, «Минем Рәсәй» илкүләм программасында катнашып, «Белем вагоны»нда булды.

          22 декабрьдән «Казан-Самара» маршруты буенча «Белем вагоны» проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International