Туроператор эшчәнлеген «Жемчужная река» билгеләмәсен файдаланып гамәлгә ашыручы юридик затларның клиентлары булган туристлар игътибарына

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Туристлык буенча федераль агентлык хәбәр иткәнчә, «Рәсәй Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» 1996 елның 24 ноябрендәге 132-ФЗ номерлы Федераль канунының 4.2 маддәсе (алга таба - 132-ФЗ номерлы канун) нигезендә Ростуризмның 12.12.2018 елның 502-Пр-18 номерлы боерыгы нигезендә Туроператорларның бердәм федераль реестрыннан (алга таба - туроператорлар реестры) «Жемчужная река» билгеләмәсен һәм «Интернет» телекоммуникация челтәрендәге www.prtc.travel бердәм сайтын кулланучы киләсе юридик затлар (туроператорлар) турындагы мәгълүматләр төшереп калдырылды:

- «Тревел Дизайнерс» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (ИНН 7704363557);

- «ГЕРКУЛЕС ТРЭВЕЛ» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (ИНН7840462444).

Туроператорлар реестрыннан мәгълүматларны төшереп калдыру өчен әлеге юридик затлар тарафыннан 2018 елның 8 декабреннән башлап туристик продуктны гамәлгә ашыру турында килешүләр буенча барлык вазифаларны үтәүнең мөмкин булмавы нигез булды.

132-ФЗ номерлы канунның 4.1 мәддәсенең унынчы өлеше нигезендә туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешүләр буенча барлык вазифаларны үтәү мөмкинлеге булмау сәбәпле туроператорның эшчәнлеген туктатуы аны туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешүләр буенча туристик продуктка керүче хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итү бурычларыннан азат итми. 

Туроператорлар реестрыннан мәгълүматларны төшереп калдыру һәм туроператорлар эшчәнлеген фактта туктату сәбәпле хәзерге вакытта Хайнань утравында калган һәм Рәсәй Федерациясе территориясенә кайту өчен кире билетлар булмаган туристлар ашыгыч ярдәм алу өчен читкә китүчеләр туристлыгы өлкәсендәге «Турпомощь» берләшмәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

«Турпомощь»  берләшмәсенең рәсми сайты адресы http://www.tourpom.ru/

Элемтә өчен телефон: +7 (499) 678-12-03.

Туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешүләр буенча туроператорның барлык вазифаларын үтәү мөмкинлеге булмау сәбәпле турлары узмаган/узмый торган туристлар «Орбита» ҖЧҖ иминиятләштерү компаниясенә - «Тревел Дизайнерс» ҖЧҖ һәм «ГЕРКУЛЕС ТРЭВЕЛ» ҖЧҖ  компанияләренең гражданлык җаваплылыгын иминиятләштергән оешмага туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча вазифаларны үтәмәгән өчен мөрәҗәгать итә алалар:

- «Тревел Дизайнерс» ҖЧҖ 10 млн. сумга (2018 елның 25 маендагы ГОТО-18/04/0008 номерлы туроператорның җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе; туроператор эшчәнлеге өлкәсе: читкә китүчеләр туристлыгы, эчке туристлык, читтән килүчеләр туристлыгы); 

- «ГЕРКУЛЕС ТРЭВЕЛ» ҖЧҖ 10 млн. сумга (2018 елның 25 маендагы ГОТО-18/04/0004 номерлы туроператорның җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе; туроператор эшчәнлеге өлкәсе: читкә китүчеләр туристлыгы, эчке туристлык, читтән килүчеләр туристлыгы). 

Туроператор җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе буенча иминият акчасын кайтару тәртибе 132-ФЗ номерлы канунының 17.5 маддәсе тарафыннан билгеләнгән.

Турист (аның канун буенча вәкиле) яки башка заказ бирүче «Орбита» ҖЧҖ иминиятләштерүче компаниясенә турыдан-туры иминият акчасын кайтару турында язма таләп күрсәтергә хокуклы. 

«Орбита» ҖЧҖ  иминиятләштерүче компаниясенең адресы: 107023, Мәскәү шәһәре, Журавлев мәйданы, 2 йорт, 2 төзелеш.Телефон: (495) 739-00-03. Рәсми сайт адресы www.sk-orbita.ru. Эш тәртибе: дүш-пән.: 9: 00-18: 00 / җом.: 9: 00-16: 45; шим. - якш.: ял.

Турист һәм (яки) башка заказ бирүче иминият акчасын кайтару турындагы таләбендә киләсе мәгълүматләр күрсәтелә:

- туристның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, шулай ук, туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү заказ бирүче тарафыннан төзелгән булса, башка заказ бирүче турында мәгълүматлар;

- туроператор җаваплылыгын финанс тәэмин итү сыйфатында тәкъдим ителгән документның бирү датасы, гамәлдә булу вакыты һәм башка реквизитлары;

- туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү номеры һәм килешүнең төзелү датасы;

- туроператор җаваплылыгын финанс тәэмин итү бирелгән туроператор исеме;

- туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча туроператор тарафыннан вазифаларын үтәлмәвен таныклаучы шартлар (фактлар) турында мәгълүмат;

- туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча туроператор вазифаларын үтәмәү сәбәпле туристка һәм (яки) башка заказ бирүчегә китерелгән чын зыян күләме.

Турист һәм (яки) башка заказ бирүче иминият акчасын кайтару турындагы таләпкә кушымта итеп киләсе документларны куя:

- паспорт яки Рәсәй Федерациясе кануннары нигезендә шәхесне раслаучы башка документның копиясе, аталган документларның оригиналы күрсәтелә;

- туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү кәгазьдә төзелгән булса, туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешүнең копиясе, шулай ук аның оригиналы күрсәтелә;

- туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча туроператор вазифаларын үтәмәү сәбәпле туристка һәм (яки) башка заказ бирүчегә китерелгән чын зыянны раслаучы документлар;

Искәрмә: Туроператор җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе буенча иминият акчасын кайтару кысаларында кайтарылырга тиешле «чын зыян» турист һәм (яки) башка заказ бирүченең туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча ташу һәм (яки) урнаштыру буенча хезмәтләр өчен түләү чыгымнары дип билгеләнә;

 

- электрон документ формасында туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү (туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү электрон документ формасында төзелгән булса).

Иминиятче, югарыда аталган документлардан тыш, башка документлар тапшыруны таләп итәргә хокуклы түгел.

«Орбита» ҖЧҖ иминиятләштерүче компаниясе туристның һәм (яки) башка заказ бирүченең иминият акчасын кайтару турындагы таләбен кирәкле документлар һәм әлеге таләп алынган көннән соң 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча канәгатьләндерергә тиеш.

Әгәр дә туроператор җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе буенча иминиятчегә иминият акчасын кайтару турында таләпләр белән бер үк вакытта бер туристтан һәм (яки) башка заказ бирүчедән артык мөрәҗәгать итсә һәм түләнергә тиеш акчаларның тулаем күләме туроператорның финанс тәэмин итү суммасыннан артып китсә, мондый таләпләрне канәгатьләндерү белдерелгән акчаларның күләмен туроператор җаваплылыгын финанс тәэмин итү күләменә карата пропорциональ рәвештә түләп гамәлгә ашырыла.

Шуны да исәпкә алырга кирәк: туроператор җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе буенча иминият акчасын кайтару туристны ычкындырган табышны һәм (яисә) әхлакый зыянны каплауны Рәсәй Федерациясе кануннары тарафыннан каралган тәртибендә һәм шартларында таләп итү хокукынан мәхрүм итми.

Мәсәлән, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Рәсәй Федерациясе канунының 15 маддәсе нигезендә башкаручы  кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы Рәсәй Федерациясе кануннары һәм хокукый актлар тарафыннан каралган кулланучы хокукларын бозса, кулланучыга китерелгән әхлакый зыян башкаручының гаебе булган очракта аның тарафыннан капланырга тиеш.

Әхлакый зыян өчен акчалата түләү күләме суд тарафыннан билгеләнә һәм мөлкәти зыянны каплау күләменә бәйле түгел.

Шулай итеп, туристларның әлеге түләүләр турындагы таләпләрен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Рәсәй Федерациясе канунының 15 маддәсен, шулай ук Рәсәй Федерациясе Граждан кодексының 1099 – 1101 маддәләрен һәм 151 маддәсен кулланып суд аша туроператорга белдерергә мөмкин.

 

Иминият акчасын кайтаруның хокукый нигезләре һәм тәртибе турындагы мәсьәләләр буенча аңлатмалар Ростуризм телефоннары буенча белергә мөмкин:

8 (495) 607-36-02; 8 (495) 607-39-49.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International