Сергей Иванов Казан кооперация институты вәкилләренең WorldSkills Russiaда катнашуы турында фикер алышты.

2018 елның 14 сентябре, җомга

Казан кооперация институты студентларының WorldSkills Russia югары уку йортлар арасындагы чемпионатында «туристлык» компетенциясендә катнашу мәсьәләләре турында бүген ККИ җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты очрашуында фикер алышынды.

Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Лиана Сәетова “Кунакханәне администрацияләү” һәм “Туристлык” компетенцияләре буенча WorldSkills хәрәкәте бәйгечеләре белән очрашты.

Сергей Иванов бәйгечеләрнең чит телләр буенча белемнәрен һәм катнашучыларның компатриотлары (остазлары – ред.иск.) буларак катнашучы Казан кооперация институты укытучыларының һөнәри компетенцияләрен җентекләп өйрәнелүнең дәрәҗәсен бәяләде. Дәүләт комитеты җитәкчесе бәйгечеләрдән аларның җиңүгә әзерлеге белән кызыксынды, катнашучыларның алга куелган максатларга ирешү өчен нинди адымнар ясаганын ачыклады.

21-23 сентябрьдә Мәскәүдә II WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” югары уку йортлары арасындагы чемпионат финалына сайлап алу ярышлары узачак. Казан кооперация институтының данын элегрәк WorldSkills Russia югары уку йортлары арасындагы милли чемпионатның турын җиңгән 3 курс студентлары Тимофеева Снежана һәм Максим Парадня яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International