Чемпионатның 20 көне дәвамында аккредитацияләнгән кафе һәм рестораннарда 21 125 өчпочмак ашалган

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Visit Tatarstan бренды белән аккредитацияләнгән 65 объект FIFA2018 футбол буенча Дөнья Чемпионатының беренче нәтиҗәләрен ясады. Алар арасында кафе, барлар һәм рестораннар. 

 Сораштыру күрсәткәнчә, Чемпионатның 20 көне дәвамында Казанның аккредитацияләнгән кафе һәм рестораннарда 21 125 өчпочмак ашалган һәм 87 927 литр сыра эчелгән. 

Россия җанатарларының уртача чегы - кешедән 1500 сум. Чит ил җанатарларының уртача чегы - кешедән 2000 сум. 

Иң мөләем җанатарлар Колумбиядән булган икән. «Перекрёсток Джаза» ресторанында җанатарлар кичке аштан соң шеф-пешекчене үзләре янына чакыртып, рәхмәт йөзеннән җыр башкарганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International