Танылып җитешкән инглиз җанатарына Visit Tatarstan оешмасының амбассадоры булырга тәкъдим иттеләр

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов инде танылып җитешкән инглиз җанатары Джастин Уоллей белән очрашты. Очрашу формаль булмаган рәвештә узды һәм анда Джастинның тарихы белән кызыксынган журналистлар булды. 

Искә төшереп узыйк, инглиз җанатары үзенең Казан шәһәре белән таң калуын һәм туризм өлкәсендә эш табырга теләвен интернет социаль челтәрендә белдергәч танылды. Бу вакыйгадан соң ул комитетка чакырулы иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International