Татарстан Республикасының Милли музеенда FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан "Татарстан - спорт республикасы" дип исемләнгән яңа күргәзмә ачыла

2018 елның 8 июне, җомга

2018 елның 13 июнь көнне 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли музеенда FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан "Татарстан - спорт республикасы" дип исемләнгән яңа күргәзмә ачыла. 

Футбол буенча Дөнья чемпионаты бөтен дөньядан миллионлаган кешенең игътибарын җәлеп иткән иң зур спорт вакыйгасы һәм футбол сөючеләргә чын бәйрәм булып тора. Регионның зур музейларының берсе булып торган, спорт тарихы, авыр атлетика буенча олимпия чемпионы Александр Курынов, шахмат буенча халыкара мастер Рәшит Нежметдинов, фехтование буенча олимпия чемпионы Наилә Гыйләҗева һәм башка бик күп танылган спортчыларның шәхси әйберләре белән бай булган коллекцияле Милли музей да илебез тарихы өчен истәлекле булган вакыйгадан читтә калмады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International