Казанда FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты җанатарларының автоөйләре өчен махсус мәйданчык әзерләнә

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелү чорында Казан шәһәренең «Казан ярминкәсе» дип исемләнгән күргәзмәләр үзәге территориясендә(Оренбург тракты, 8) җанатарларның автоөйләре өчен махсус машина кую мәйданчыгы оештырыла. Барлыгы "Казан ярмиркәсе"нең ике төп мәйданчыгында кимендә 50 автоөй урнаша алачак, шулай ук, өстәмә бер резерв мәйданчык оештырылу планнаштырылган. 

Туристлар түбәндәге хезмәтләр белән куллана алачаклар: 

- саклана торган автотукталыш;

- видеокүзәтү;

- медпункт;

- техник су белән тәэмин итү;

- санитар челтәр белән файдалану;

- электрга тоташтыру;

- чүп-чар чыгаруны гамәлгә ашыру;

- WIFI белән куллану.

Белешмәләр һәм автоөйләргә урын броньлау өчен телефон: +7 (843) 202 29 23.

Өстәмә мәгълүмат «Казан ярминкәсе» КҮ сайтында урнаштырылган: http://www.expokazan.ru/reg_avtodom_eng 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International