Россия көнендә сәяхәт кылыр өчен кулай булган шәһәрләрнең беренче өчлегендә - Казан!

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Казан шәһәре Россия көнендә сәяхәт кылыр өчен кулай булган шәһәрләрнең беренче өчлегенә керә. Россия көне алдыннан Tvil.ru туристик сервисы июнь бәйрәм ялларында үзебезнең илебез эчендә туристлар кайсы юнәлешләрне ешрак сайлауларын билгеләде. Рейтинг 2018 елның 10-12 июнь көннәрендә кунакханәләрне һәм фатирларны броньлау мәгълүматы буенча төзелгән. 

Түбәндәге шәһәрләр Россия көнендә сәфәр кылыр өчен популяр булган шәһәрләрнең топ 10 керәләр: Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Екатеринбург, Түбән Новгород, Калининград, Ярославль, Сергиев Посад, Самара һәм Псков. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International